ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Әңгәмә барышында гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тынычлыкны саклауга игътибар бирелде. Яшьләр илебездә булган гадәттән тыш булган вакыйгалар турында үзләренең фикерләрен белдерделәр һәм аларны булдырмау өчен тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

Балалар бик теләп Г.Тукай әкиятләрен тынладылар, үзләре дә таныш әкиятләргә кушылып сөйләделәр. Соңыннан Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр.

18 апрель көнне Ачы авыл мәдәният йортында балалар өчен  “Табышмаклар әлифбасы!” балаларга сораулар һәм табышмаклар бирелде. Һәр дөрес җавап өчен балалар 1әр балл алдылар. Моның өчен татлы бүләкләр тапшырылды.

Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы һәм Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының Финанс-бюджет палатасыннан Яхин Рәис Рәшит улы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Җаббаров Алмаз Фоат улы 40 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге егетләр арасында ялгыз һәм парлы зачетта 3 нче урынны алды.

18 нче апрельгә кадәр “Уникс” концертлар залында “Созвездие – Йолдызлык – 2019” Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналы узды. Баландыш төп мәктәбеннән әлеге бәйгедә музыка укытучысы Сафина Айгөл Әмин кызы җитәкчелегендә  6 нчы сыйныф укучысы Галләмов Морат катнашты һәм “Вокал-соло” номинациясендә лауреат исемен алуга иреште.  Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм  алга таба да уңышлар телибез!

Бу көнне китап укучылар белән «Беренче театр» исеме астында театр карадык, «Могҗизалы театр дөньясы» күргәзмәсенә күзәтү үткәрдек һәм Г. Тукай айлыгы кысаларында китап укучылар арасында әдәби марафон уздырдык.

О текущих темпах весенне-полевых работ доложил сегодня вице-премьер РТ – министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов на республиканском совещании в Доме Правительства РТ.

Яз килде, табигать уянды. Олы Мишә урта мәктәбендә “ Чисталык” операциясе , экологик акцияләр вакыты. 20 нче апрель көнне мәктәбебез территориясендә язгы өмә үтте. Өмәдә мәктәп янын чистарту, куакларны корган ботакларыннан арындыру, агач утырту эшләре башкарылды. Мәктәп коллективы, укучылар бик тырышып эшләделәр.

16 апрель көнне Казан шһәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Г.Тукай исемендәге IX Халыкара яшь сәнгатьле укучылар конкурсы үтте.2019 елда конкурсның темасы- “Туган ягым – яшел бишек”/ Гомәр Бәширов иде .Конкурста Кече Кибәхуҗа төп мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова А. катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде. Конкурска укучыны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Г.М. әзерләде.

Иске  Җөри урта мәктәбе укучылары ярышларның барлык төрләрендә актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International