ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Балалар иҗат үзәгеннән Мәхмүтова Диләрә “Гаиләм  язмышы илем тарихында” дип аталган  укучыларның эзләнү эшләре Республика  конкурсында катнашып, 7-10 яшьлек балалар арасында “Гаилә язмышы илем тарихында” номинациясендә III дәрәҗә Дипломга лаек булды (җитәкчесе З.Ш.Мәхмүтова). 

Конкурста 20 муниципаль районнан, Яр Чаллы  һәм Казан шәһәреннән 200гә якын бала катнашты.

Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә, бөек татар язучысы Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган, "Яздан аерып булмый Тукайны" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге  күргәзмәдә китап  укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән таныша алалар.

Күргәзмәдә Габдулла Тукайның китаплары һәм газета-журналлардан алынган мәгълүматлар куелды. Бу күргәзмә аның иҗатын яктырта, аның иҗаты, чын мәгънәсендә, тәрбия китаплары. Китапханәгә килгән һәр китап укучы әлеге күргәзмә белән таныша ала.

Укучыларга  С. Королев, Ю. Гагарин, Г.З. Дәүләтшин турындагы “Галәмгә юл ачышкан...” мәкаләсен кулланып кызыклы мәгълүматлар җиткерелде. Соңыннан балалар үзләре теләгән китапларны сайлап алдылар.

 

Театр елы уңаеннан, "Бөтендөнья театр" дигән темага карата үткәрелде ул.

Китапханәдә "Театр турында сүз" дип исемләнгән уен-сәяхәт уздырылды. Чара барышында китапханәче Нәҗипова М. Х. балалар белән бергә театрның барлыкка килү тарихын, нинди театрлар булуын искә төшерде. Соңыннан балалар театр дөньясына сәяхәт - уенда катнаштылар.

Бу күргәзмә белән 20-26 кадәр вакыт аралыгында авылларыбызда Тукай атналыгы булачагын искәртеп, үткәреләчәк чараларда актив катнашырга чакырды.

"Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балаларга галәмгә беренче очучы - космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм хезмәт батырлыгы белән таныштырып түгәрәк өстәл үткәрелде.

"Китапханә төне" -  ул ел саен апрель аенда бөтен Россия буйлап уза торган уку фестивале. Быелгы акциянең рәсми темасы - «Бөтен дөнья - театр!»  19 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган "Китапханә төне – 2019" Бөтенроссия акциясенә кушылып,  “Мәдәният, әдәбият, театр сәнгате -бер-берсенә аерылгысыз җепләр белән бәйләнгән” дип исемләнгән тематик кичә уздырды. Бу көнне китапханәгә яңа китаплар  һәм театр дөньясын, театр сәнгатен яратучы иң актив китап укучылар җыелды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International