20 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия - китапханә төне -2019" акциясендә катнашты.

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Театр елы уңаеннан, "Бөтендөнья театр" дигән темага карата үткәрелде ул.

Китапханәдә "Театр турында сүз" дип исемләнгән уен-сәяхәт уздырылды. Чара барышында китапханәче Нәҗипова М. Х. балалар белән бергә театрның барлыкка килү тарихын, нинди театрлар булуын искә төшерде. Соңыннан балалар театр дөньясына сәяхәт - уенда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International