Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырып алып барыла. Быел да 17 апрель көнне безнең балалар бакчасында "Транспорт һәм юл билгеләре"дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз - балаларга юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү, юлларда үзеңне әдәпле һәм дөрес тоту күнекмәләрен практик яктан ныгыту иде. Ул көнне безнең бакчага «Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н. да килгән иде. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога гына утырып йөрергә кирәклеген тагы бер кат искәртте, алып килгән истәлекле бүләкләрен өләште. Инспектор апаларының юл кагыйдәләре турында сөйләве, аңлатуы, алып килгән кызыклы бүләкләре балаларга бик ошады. Юлларыбыз һәрчак имин булсын. Балалар кечкенәдән юл кагыйдәләрен үтәргә күнегеп үссеннәр.