ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне-12 апрельдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Космонавтика көне алдыннан безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында  "Космос" көне үтә. Балалар рәсемнәр, кул эшләре ясыйлар,  менә быел да бакчабызның фойесында кече һәм мәктәпкә әзерлек төркем балаларының эшләре  күргәзмәгә куела.

Г. Тукайның күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләре китап укучыларыбызның татар балалар әдәбияты турындагы күзаллауларын киңәйтер һәм аларны бөек татар шагыйренең әкиятләрен гаилә белән укуга җәлеп итәр дип ышанабыз.

3 апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында Татарстан Республикасы традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән килгән жюри алдында "Фазыл чишмәсе" фольклор коллективы  "Мунчала ясау өмәсе" куренеше белән “Халык” исеме алу өчен чыгыш ясады. Жюри составында Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре, композитор, Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының композиторлар берлеге әгьзасы Гатауллин Риф Хоббула улы, Республика традицион мәдәниятьне үстерү үзәгенең баш белгече,хореограф, сәнгать Советы секретаре Яфарова Лилия Гадельша кызы, режиссер, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең үзешчән театр сәнгате буенча баш белгече Миндубаев Рифат Фәнил улы бар иде. Жюри коллектив чыгышын югары бәяләде.

Чараның беренче өлешендә укучылар «Җир тирәли 108 минут» дигэн темага чыгыш тыңладылар. Нәрсә ул «Кара тартма?» дигән сорауга жавап таптылар. Чараның икенче өлешендә, 8 класс укучылары «Кара тартмалар сере» дигән интеллектуаль уен-викторинада катнаштылар.

Сишәмбе, 9 нчы апрель көнне, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары география, 7 нче сыйныф укучылары рус теле буенча Бөтенроссия тикшерү эшләрен яздылар. 6 нчы сыйныф укучыларының география буенча контрольләре штат режимында уза, ә 7 нче сыйныф укучылары рус теле буенча эшләрне беренче тапкыр язалар. ВПР укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү өчен федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен исәпкә алып үткәрелә.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында язның беренче аеннан ук, һәр чәршәмбе бакча террирориясендә, тирә – якны чистарту, кардан арындыру эшләре буенча өмә үткәрелә. Мондый өмәләрне үткәрү безнең Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында игелекле традициягә  әйләнде. Өмәләр барышында бакчаның һәр хезмәткәрләре үзләренең актив өлешләрен кертәләр, тирә – якны тәртипкә кертүдә теләп катнашалар. Үзләренең хезмәтләре белән, үсеп килүче буынга үрнәк  күрсәтәләр.

1967 елдан башлап балалар китабы буенча Халыкара совет инициативасы һәм Карары белән, 2 апрель көнне бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә.

Ачы авылы китапханәсендә "Ганс Христиан Андерсен" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмә 2 апрель - Халыкара балалар китабы көне, шулай ук күргәзмәгә танылган һәм яраткан язучы Андерсенның китаплары урнаштырылды, дип хәбәр итте.

Казаклар авылы китапханәсе «Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» исемле Республика акциясендә катнашты һәм сертификат белән бүләкләнде.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең бүгенгесе турында сөйлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International