Әлеге күргәзмә китап укучыларны бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштыра, анда тәкъдим ителгән барлык китаплар авторның китапханә фондында булган әсәрләре. Әлеге күргәзмә 26 апрельгә кадәр эшләячәк, барлык Г. Тукай иҗатын яратучыларны китапханәдә көтеп калабыз.
Бәйгедә укучы балалар үзләренең күңелләренә якын булган кош рәсемнәрен ясадылар. Алар кошларга багышланган жырларны да барладылар. Мәктәп программасында булган шигырьләрне сөйләделәр.Бәйге бик җылы атмосферада үтте.Түбән класста укучы балаларга кошларны ничек сакларга һәм якларга кирәклеген әйттеләр.Табигать сайрый торган кошлары белән бик матур.
Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мондый ярышларны үткәрү балаларның физик культурасын күтәрүгә, алга таба велосипед спортын үстерүгә һәм популярлаштыруга, шулай ук балаларны спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итүгә ярдәм итә.
Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатькә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Кичә барышында китапханәче укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар. Чара ахырында рәсем конкурсы үтте.
"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында, 11нче апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Нәфига апа Ибрагимованың өендә булып, яңа кайткан китаплар һәм газета-журналлар белән таныштырды. Укылган китаплары белән фикер алыштык.
Шәдке балалар бакчасына йорүче зурлар төркеме балалары белән эле кайчан гына помидор,борыч орлыклары чәчеп суган утырыткан идек, үсентеләребез тәрәзә төбен тутырып гөрләп үсеп утыралар,балалар төземсезлек белән кар эреп, көн җылытканны көтәләр чөнки үсентеләрне бакчага чыгарырга кирәк.
Күргәзмәдә язучының күп кенә китаплары урын алды.
12-13 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында 2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына дүртенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.
11 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары рус теле һәм әдәбияты укытучысы Е.Я. Нуртдинова җитәкчелегендә А.С. Грибоедовның ” Акылсызсызлык бәласе” пьесасы буенча куелган спектакль күрсәттеләр. Яшь артистлар бик тырышып уйнадылар. Матур спектакльне яшь тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.
В нем приняли участие специалисты Северного территориального управления Министерства экологии и природных ресурсов Республики Татарстан, методисты районного отдела образования Саетова А.Н. и Нигматзянова Г.З. , педагоги дошкольных учреждений Тюлячинского муниципального района и родители.