12-13 апрель көнне «Батыр» спорткомплексында 2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортостан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына дүртенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.
Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 28 районыннан 29 команда,315 яшь көрәшче катнашты.
Ярышларның тантаналы ачылышында мәртәбәле кунаклар да бар иде:
Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы, ТР Халык артисты, РФ, Башкортстан Республикасының атказанган артисты, ТР гер спорты федерациясе президенты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы - Фәтхетдинов Салават Зәки улы, Россия көрәш федерациясе президенты, халыкара класслы спорт остасы – Миннәхмәтов Җәүдәт Мидхәт улы, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры, көрәш буенча РСФСР ның спорт остасы – Хайруллин Равил Гарифулла улы, һ.б. кунаклар.
Гомумкоманда урыннары:
2- Кукмара
“Иң яшь көрәшче” номинациясендә Телэчедэн Мараков Ильяс (2014 елгы) һәм Чаллыдан Сибгатуллиннар гаиләсе “Көрәшчеләр гаиләсе” номинациясендә Салават Зәкиевич тарафыннан акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнэн Кубок, диплом,медаль һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук беренче урын яулаган спортсменнарга ветеран көрәшче, спорт остасы Шәйхетдинов А.Р. шәхси хуҗалыгында үстерелгән куяннар бүләк ителде.