Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатькә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү. Кичә барышында китапханәче укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар. Чара ахырында рәсем конкурсы үтте.