28 март Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән каникулда "Китапларга каникул юк" дигән түгәрәк өстәл артында китап укучылар очрашты.
27 март "Халыкара театр" көне уңаеннан, Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында "Балачак" курчак театр студиясендә, театрның беренче артистларыннан берсе Рәфинә Мубаракзянова белән очрашу булды. Очрашуда театр истәлекләре белән уртаклашып, ул үзенең фикерләрен җиткерде. Чараны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре эзерләде.
Бу көнне халык бер-берсенә көлкеле хәлләр сөйләп шаяртырга, кәефләрен күтәрергә тырышалар. Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кәефегез күтәренке булсын!!!” исемле темага көлке сәгате үткәрелде. "Көлегез - файдасы күп, белегез!"- исемле күргәзмә төзелеп тәкъдим ителде. Һәркем үзенең исендә калган кызыклы вакыйгаларны искә төшерде.
Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә “Балалар китабы сихри бер дөнья” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар өчен төрле кызыклы әкиятләр, хикәяләр укылды. Кичә барышында балалар “Тылсымлы каләм безнең кулларда” дип исемләнгән шигырь язу конкурсында катнаштылар, кроссвордлар, сканвордлар чиштеләр. Балалар китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды. Бу чарадан балалар бик канәгать калдылар.
Әлеге конкурста 4 -5 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар бу чарага зур җаваплылык белән әзерләнделәр, уеннарда һәм викториналарда катнаштылар. Конкурс программасы ахырында барлык катнашучыларга да призлар бирелде.
Шул унайдан, Субаш авыл китапханәсендә бөек язучыга багышлап "Под сводами" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Николай Васильевич Гоголь - үзенчәлекле рус язучыларының берсе. Аның китаплары бик эчтәлекле һәм кызыклы була. Гоголь өчен язучының эше сәнгатьнең ижтимагый, тәрбия роле аның өчен ижади батырлык булды. Гоголь сәнгать культурасында чын мәгънәсендә ачылган китаплар булдырган, рус әдәбияты үсешенә зур йогынты ясаган. Гоголь язучы гына түгел, ә үзенчәлекле, фажигале язмышлы кеше. Россиянең тарихи язмаларының чын-чынлап җимерелүенә чик куйган фикер иясе пәйгамбәребез дә. Күргәзмәдә язучының китаплары һәм аның әсәрләре турында китаплар тәгъдим ителде. Күргәзмәнең максаты- бөек язучы ижатына кызыксыну уяту.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән 1 апрель "Бөтендөнья кошлар көне" уңаеннан, китап укучы балалар белән рәсемнәр ясау оештырылды. Балалар белән үзебезнең якка әйләнеп кайтучы кошларны барлап, рәсемнәрен ясадык.
Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча бик зур эш алып барыла. Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына без үзебезне юлларда тыныч һәм куркынычсыз тота алабыз. Шушы максат белән безнең балалар бакчасында ачык шөгыль үтте. Бу шогыльгә әйдәп баручы специалист Ягафарова Г.Н. чакырылган иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.