2019 елның 3 апрелендә Иске Җөри балалар бакчасы базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда һәм гаиләдә билингвизм формалаштыруда педагогның профессиональлеге " дигән темасына районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре өчен семинар оештырылды. Семинар барышында Иске Җөри балалар бакчасы педагоглары УМК буенча дидактик материаллар күргәзмәсен күрсәттеләр , сөйләм үсеше буенча өзлексез белем бирү эшчәнлеген, зурлар төркеме балалары белән «Рус телен өйрәнәбез» (тәрбиячесе Галиулина А. Н. ) тәкъдим ителде, балалар белән "Теремкәй» әкиятен театральләштерелгән музыкаль тамаша итеп күрсәттеләр (тәрбиячеләре Галимуллина Н..М., Галиулина А. Н., музыка җитәкчесе-Зарипова Г. Х.) ,Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы мөдире Габдулхакова Г. В. Һәм мөдир урынбасар Сафина Е. В. "Балаларны дәүләт теленә өйрәтүне оештыру" темасына чыгыш ясадылар. Соңыннан "Мәктәпкәчә белем бирү стандарты контекстында балаларга билингваль белем бирү" темасы буенча мәгариф бүлеге методисты Сәетова А. Н. чыгыш ясады. Семинарда катнашучыларга коллегалар белән аралашу, бу юнәлеш буенча кызыксындырган сорауларга җаваплар алу бик файдалы булды.
Кошлар-безнең балачак дусларыбыз. Алар һәр елны безгә яз алып киләләр, алардан башка табигатьнең матурлыгы да тулы булмас иде! Уен барышында кошлар турында шигырьләр, хикәяләр укылды, рәсемнәр ясалды, Кызыл китапка кертелгән кошларның исемнәре аталды, табышмаклар конкурсы үткәрелде. Экологик чарага балалар бик теләп катнаштылар.
Бу көнне Алан авылы китапханәсендә «Күп укыган-күп белер” исемле китап күргәзмәсе оештырылды һәм аның буенча уен-күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдәге китапларның авторлары үз әсәрләре аша китап укучыларны тирән уйланырга мәҗбүр итәләр, дуслык, туганлык, ата-ана кадерен белү, табигатне һәм хайваннарны саклау кебек асыл сыйфатларга ия булырга өндиләр. Китапханәгә килгән балалар әсәрләрне чираттан кычкырып укыдылар һәм алар буенча фикер алышулар булды. Укып бетерелмәгән китапларны балалар өйләренә алдылар.
Баландыш авыл китапханәсендә "Балалар китабы сихри бер дөнья» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китаплар тылсымчысы белән бергә алар әдәби илгә сәяхәт иттеләр, анда табышмакларга, әсәрләргә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.
Күргәзмәгә яңа китаплар, эчтәлекле, рәсемле, әкиятләр, табигать турындагы китаплар куелды. Китапханәче балалар өчен яңа китапларга әңгәмәләр үткәрде. Яңа китаплар, яңа килгән журналлар белән таныштырды.
Балалар китабы көне әкиятче Г. Х. Андерсен белән бәйле. Китапханәче Гильмутдинова Р. Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән таныштырды. Күргәзмә оештырылып күзәтү үткәрелде.
"Безнең канатлы дусларыбыз" күргәзмәсе укучыларга кош төрләре, аларны урнаштыру үзенчәлекләре, повадкалар турында сөйләде. «Кошлар турында язучылар» бүлегендә укучыларны Виталий Бианки, Михаил Пришвин, Николай Сладков, Евгений Чарушин, Константин Паустовский әсәрләре каршы алды…
2 апрель көнне Теләче район мәдәният йортында “Без бергә!” балалар халык иҗаты республика фестиваль- конкурсының зона туры үтте. Конкурста өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең “Мода театры” коллективы да катнашты.
Олы Мишә урта мәктәбендә юлда йөрү иминлеген булдыру, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау максатыннан “ЮИД” отряды эшләп килә. Отряд үз эшчәнлеген конкурсларда катнашып, акцияләр үткәреп, укучылар каршында чыгыш ясап алып бара. Язгы каникул чорында отряд членнары белән Ягафарова Г.Н. очрашты. Саба районы юл иминлеге профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе отрядка символик билгеләр, укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.
2 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары “ Без бергә” республика балалар иҗаты фестиваленең зона этабында катнаштылар. Теләче урта мәктәбе укучылары бик яхшы әзерләнделәр һәм матур чыгыш ясадылар. Матур чыгышларыгыз белән котлыйбыз!