ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

Безнең очрашу вакытында китапханә кунаклары әдәбиятта төрле жанрлар турында белделәр. Аннан соң әдәби геройларны, балалар язучылары исемнәрен, китап турында җырлар һәм шигырьләр искә алырга тырыштылар.    

 

 Соңыннан без "китаплар ярдәм сорый» дигән акция үткәрдек.  Яшь китап укучылар вакыт узу белән китапханә китапларының яраксыз булуы, китап укучыларның картаюы, китап белән игътибарсыз мөгамәләләре аркасында килеп чыгуы турында белделәр. Барлыгы 15 китап ремонтланды. Акция барышында балалар үз эшенең әһәмиятен тойдылар һәм китапка сакчыл һәм кайгыртучан карарга кирәк, ә кирәк икән, «беренче ярдәм күрсәтергә» дигән фикергә килделәр.

Татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Дүрт дус” исемле спектакльнең премьерасын  Республиканың традицион мәдәният ны үстерү үзәге белгечләре: композитор, М.Җәлил премиясе лауреаты Риф Гатауллин, үзәкнең хореография буенча баш белгече Лилия Япарова, үзешчән театрлар буенча белгеч, режиссер Рифат Миндубаевлар тамаша кылып , студия эшенә югары бәя бирделәр.

Шушы уңайдан безнең балалар бакчасы халкыбызның матур сәнгате- театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны бурыч итеп куйды.  Без боларны балалар белән режим вакытларында, белем бирү эшчәнлегендә кулланабыз. Театрда уйнаган бала үзен иркен тота башлый, аралашу күнекмәләрен, сөйләм телен үзләштерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы, үз-үзенә ышанычы арта. Театрның төрле төрләре кулланыла: өстәл театры, курчак театры һ.б.Балалар төркемнәрдә генә түгел,  татар теле тәрбячесе Сабиҗанова Л.М. оештырган “ Әкият илендә“ түгәрәгендә дә ел әйләнәсе театрлар  өйрәнәләр һәм иптәшләренә, әти –әниләргә күрсәтәләр. Театрны оештыруга,аның өчен кирәкле җиһаз , костюмнарны әзерләүгә әти-әниләр дә зур өлеш кертә. Әти-әниләр үз чиратында баласының оста чыгыш ясавын күрә, сабыйлары өчен куана.  

Бу конкурста безнең Шәдке балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар.Конкурсның нәтиҗәләре буенча Валимухаметова Самира 2  нче урын, ә Галиев Ранил 3 нче урынны яуладылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез.

16 апреля 2019 года состоится совместный тематический прием граждан Уполномоченным по правам человека в Республике Татарстан Сарией Сабурской и руководителем Государственной инспекции труда в Республике Татарстан Рустемом Галявовым по вопросам соблюдения трудовых прав граждан. Прием будет проводиться в Аппарате Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан (г. Казань, ул. К. Маркса, д. 61, центральный подъезд, 3 этаж, конференц-зал).

12 апреля 2019 года будет работать телефонная «горячая линия» для населения по трудовым вопросам, в рамках которой сотрудники Аппарата Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан,
сотрудники Государственной инспекции труда в Республике Татарстан и Федерации профсоюзов Республики Татарстан проконсультируют граждан по вопросам защиты трудовых прав.

3  нче  апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары экология буенча район олимпиадасында катнаштылар.Укучылар олимпиадада актив  чыгыш ясадылар һәм III  урын яуладылар.  Җиңүегез белән котлыйбыз!

Балалар китабы атналыгы кысаларында Күкчә авылы китапханәчесе "Китапчык - серле янчык" дип исемләнгән акция үткәрде, китаплар күргәзмәсе оештырды.

Шул уңайдан, Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә "Кояшкай" бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Әкият илендә кунакта" әкиятләр уку сәгате үткәрелде.

Бу чорда республиканың табигать саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчәләр. Шул уңайдан 3 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йортында утырыш булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең Саба һәм Теләче районнары буенча баш белгече Билалов Ришат Мидехәт улы, Баландыш авылы хуҗалыгы җитәкчесе Хайруллин Нияз Рафик улы һәм җирле үзидарә башлыгы Мухаметшин Рөстәм Шәмсевәли улы авыл халкы белән очрашты. Җитәкчеләр экологияне һәм тирә-якны чиста тоту һәм чистарту кагыйдәләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International