Бу чорда республиканың табигать саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчәләр. Шул уңайдан 3 нче апрель көнне Баландыш мәдәният йортында утырыш булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсенең Саба һәм Теләче районнары буенча баш белгече Билалов Ришат Мидехәт улы, Баландыш авылы хуҗалыгы җитәкчесе Хайруллин Нияз Рафик улы һәм җирле үзидарә башлыгы Мухаметшин Рөстәм Шәмсевәли улы авыл халкы белән очрашты. Җитәкчеләр экологияне һәм тирә-якны чиста тоту һәм чистарту кагыйдәләре белән таныштырдылар, сорауларга җавап бирделәр.