Быелгы ел Русия Презеденты В.В.Путин тарафыннан Театр елы дип игълан ителде.

2019 елның 5 апреле, җомга

Шушы уңайдан безнең балалар бакчасы халкыбызның матур сәнгате- театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны бурыч итеп куйды.  Без боларны балалар белән режим вакытларында, белем бирү эшчәнлегендә кулланабыз. Театрда уйнаган бала үзен иркен тота башлый, аралашу күнекмәләрен, сөйләм телен үзләштерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы, үз-үзенә ышанычы арта. Театрның төрле төрләре кулланыла: өстәл театры, курчак театры һ.б.Балалар төркемнәрдә генә түгел,  татар теле тәрбячесе Сабиҗанова Л.М. оештырган “ Әкият илендә“ түгәрәгендә дә ел әйләнәсе театрлар  өйрәнәләр һәм иптәшләренә, әти –әниләргә күрсәтәләр. Театрны оештыруга,аның өчен кирәкле җиһаз , костюмнарны әзерләүгә әти-әниләр дә зур өлеш кертә. Әти-әниләр үз чиратында баласының оста чыгыш ясавын күрә, сабыйлары өчен куана.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International