3 апрель көнне Ю. Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр – студиясе чираттагы әсәрен тамашачыга тәкъдим итте.

2019 елның 5 апреле, җомга

Татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Дүрт дус” исемле спектакльнең премьерасын  Республиканың традицион мәдәният ны үстерү үзәге белгечләре: композитор, М.Җәлил премиясе лауреаты Риф Гатауллин, үзәкнең хореография буенча баш белгече Лилия Япарова, үзешчән театрлар буенча белгеч, режиссер Рифат Миндубаевлар тамаша кылып , студия эшенә югары бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International