ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Чөнки, аларсыз бер генә бәйрәм дә үтми. Барысы да ял иткәндә, мәдәният хезмәткәрләре — сәхнәдә, алар өчен бу  иҗади көч һәм сәләт таләп итә торган хезмәт.

23 март көнне Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган "Мин һөнәрем белән горурланам" дип исемләнгән район конкурсында катнашты.

Бәйрәм Нәүрүзбикә килү белән башланып китте. Балалар һәм авыл кешеләре төрле спорт уеннарында катнаштылар. Килгән кунаклар кайнар коймак, казанда пешкән ботка белән сыйландылар. Бәйрәм көне буе дәвам итте.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Ярышларда Теләче, Олы Мишә, Шәтке, Югары Кибәхуҗа, Үзәк мәктәпләре командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын: №1 Теләче урта мәктәбе командасы

2 урын: №2 Теләче урта мәктәбе командасы

3 урын: Шәтке урта мәктәбе командасы

Барлыгы 23 команда, 305 көрәшче катнашты. “Теләче” балалар спорт мәктәбе укучылары да әлеге ярышларда чыгыш ясады.

                                                                                 

25  нче март   көнне Теләче урта мәктәбендә “Яшь буынга патриотик тәрбия бирү. Теләче урта гомумбелем мәктәбенең III  чирек буенча укыту – тәрбия эше  нәтиҗәләре. IV  чиреккә максатлар һәм бурычлар” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте.Төп тема буенча тәрбия эше буенча директор урынбасары Ф.З.Вафина  һәм укытучы Р.Р.Гатиятов чыгыш ясадылар.  III  чирек буенча  укыту һәм тәрбия эше нәтиҗәләре турында директор урынбасарлары  А.П. Пашина  һәм  В.Г. Мифтахова сөйләделәр,  фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән эш  юнәлешләрен,  бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының республика этабы нәтиҗәләрен анализладылар.    Укыту-тәрбия эшләре буенча   IV  чиреккә максатлар һәм бурычлар куелды.

22-23 мартта балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Радик Габбас улы Әбҗәлилов җитәкчелегендә 4 бала 2002 елгы егетләр һәм кызлар арасында РСФСРның,ТАССРның атказанган урман хуҗалыгы хезмәткәре, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Минниханов Нургали Минниханович истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча XVIII ачык шәхси-команда Бөтенрәсәй ярышларында катнаштылар. Безнең команда 14 нче урынны алды.

Ярышларда республиканың 30 районыннан 280 спортчы катнашты . Әлеге ярышта өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендәге,  балаларны сәламәтләндерү һәм белем бирү  үзәгендә тәрбияләнүче 6 бала катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта катнашучылар 8 нче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International