Укытучылар киңәшмәсе.

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

25  нче март   көнне Теләче урта мәктәбендә “Яшь буынга патриотик тәрбия бирү. Теләче урта гомумбелем мәктәбенең III  чирек буенча укыту – тәрбия эше  нәтиҗәләре. IV  чиреккә максатлар һәм бурычлар” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте.Төп тема буенча тәрбия эше буенча директор урынбасары Ф.З.Вафина  һәм укытучы Р.Р.Гатиятов чыгыш ясадылар.  III  чирек буенча  укыту һәм тәрбия эше нәтиҗәләре турында директор урынбасарлары  А.П. Пашина  һәм  В.Г. Мифтахова сөйләделәр,  фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән эш  юнәлешләрен,  бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының республика этабы нәтиҗәләрен анализладылар.    Укыту-тәрбия эшләре буенча   IV  чиреккә максатлар һәм бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International