Бу чарада Теләче районы Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия дә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. Әлеге проектның максаты – киң катлам укучыда татар әдәбиятына кызыксыну уяту, татар әдәби мирасын популярлаштыру, үзеңдә китап уку кебек файдалы гадәт тәрбияләү.
Шулай ук безнең кечкенә укучылар игътибарына мәчеләр төп герое булган әсәрләр белән күргәзмә оештырылган иде.
Концерта Максабаш балалар бакчасы балалары, аларның эти-эниләре, шулай ук балалар бакчасы хезмәткәрләре дә катнашты.
Халыкара гражданнар оборонасы көне 1 мартта күпчелек илләрдә билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләп үтүнең максаты- гражданнар оборонасы турында белемнәрне пропагандалау. Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә укучылар белән халыкны саклауга әзерлек чаралары үткәрелде.
Сегодня герой нашей рубрики «Люди труда», в которой мы пишем о простых людях, заслуживших почет и уважение своим каждодневным трудом, комбайнер-тракторист Мухарлямов Хабир Назирович со своей семьей. А семья у простого комбайнера не маленькая. Вместе с супругой Алсу Гилемхановной они поставили на ноги 15 детей.
Әбде авыл китапханәсендә Наркомания, алкоголь, тәмәке бәйлелеген кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау программасы кысаларында «SOS.Сәламәтлекләрен югалта торган зарарлы гадәтләр». Чара барышында берничә сорау каралды. Аларның беренчесе статистик мәгълүматлар китерде, ел саен алкоголь эчемлекләрен даими кулланган кешеләрнең саны арта бара. "Алкоголь - шаг в пропасть» мәсьәләсендә организмга тәмәке тарту белән мавыгу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Бүген Теләче 2нче балалар бакчкасында патриотик тәрбия бирү максатыннан, физкультура тәрбиячесе Хәбирова А.Р. “Аҗаган” бәйрәмен үткәрде. Балалар командаларга бүленеп төрле уеннарда көч сынаштылар. Уен бакча ишегалдындагы әзерләнгән каршылыкларны җиңүдән башланып китте, ә аннан соң балалар кар астына яшерелгән сюрпризлы “мина”ларны эзләделәр һәм тапкан һәрберсен чыр-чу килеп “штабка” илтеп тапшырдылар. Иң сонгы этап – флагны эзләп табу иде, балалар махсус карта ярдәмендә флагны эзләп таптылар: нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Башка төркемнәрдә тәрбияләнүче сабыйлар да бу уенны да бик сөенеп күзәтте, алар өйрәнеп, көч биреп тордылар.“Аҗаган” тәмамлангач, җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Әбде авыл китапханәсендә «Сезнең өчен, эрудитлар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде, ул төрле сорауларга җавап бирергә ярдәм итәчәк, әйләнә-тирә дөнья турында белемнәрне киңәйтәчәк. Күргәзмәдә төрле белем өлкәләре буенча энциклопедияләр тәкъдим ителгән. Һәркем үзе өчен кирәкле, китаплардан алынган мәгълүматны табар дип өметләнәбез.
Форумда Теләченең 3нче балалар бакчасы мөдир урынбасары Сафина Е.В. катнашты.
EDU Russia «Россия мәгарифе " форумы- Россия төбәкләре өчен, белгечләренә иң яхшы тәҗрибәне тапшыру, хәзерге заман мәгарифе буенча актуаль мәсьәләләр буенча карарлар эзләү максатыннан оештырылган мәйданчык булып тора . Форумда «Шатлыклы балачак» яки мәгарифтә уен алымнары» кебек темалар яктыртылды, шулай ук «Мәктәпкәчә белем бирүнең яңа сыйфаты»исемле дискуссия дә булды.
28 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә, районнан килгән вәкилләр, Кече Кибәхуҗа җирлеге башлыгы, өлкән яшьтәге авыл активы катнашындагы чираттагы очрашу узды. Чарада катнашучылар белән авыл тарихынында узләреннән зур өлеш керткән һәм тирән эз калдырган якташларыбыз турында фикер алышулар, “Гасырлар кичкән тарих” дип исемләнгән күргәзмәдәге материаллар белән танышу булды. Проект турында һәркем үзенең фикерен җиткерде.