“Аҗаган”

2019 елның 1 марты, җомга

Бүген Теләче 2нче балалар бакчкасында патриотик тәрбия бирү максатыннан, физкультура тәрбиячесе Хәбирова А.Р.  “Аҗаган” бәйрәмен үткәрде. Балалар командаларга бүленеп төрле уеннарда көч сынаштылар.  Уен бакча ишегалдындагы  әзерләнгән каршылыкларны җиңүдән башланып китте, ә аннан соң балалар  кар астына яшерелгән сюрпризлы “мина”ларны эзләделәр һәм тапкан һәрберсен чыр-чу килеп “штабка” илтеп тапшырдылар. Иң сонгы этап – флагны эзләп табу иде, балалар махсус карта ярдәмендә флагны эзләп таптылар: нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. Бәйрәм бик  кызыклы һәм күңелле үтте. Башка төркемнәрдә тәрбияләнүче сабыйлар да бу уенны да бик сөенеп күзәтте, алар  өйрәнеп, көч биреп тордылар.“Аҗаган” тәмамлангач, җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International