Биредә стратегик документның эскизын әзерләгән эшче төркем әгъзалары, Татарстанның Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр, ә Теләче районнан Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурмөхәммәтов Азат Әнәс улы җитәкчелегендәге делегация катнашты.
2019 елның 17 январендә Алан авылы мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Габделахатовна Садыкова, Теләче районы оешма җитәкчеләре катнашты. Алан авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Ә.Г. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Шулай ук авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.
Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., район, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен Олы Мишә авыл җирлеге үзешчәннәре, мәктәп, садик балалары катнашында концерт белән башланды.Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы, җитәкчеләр 2018 елга эшләгән эшләренә отчет ясадылар.
2019 елның 16 гыйнвар көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Салихова Фатыма Габделгәзиз кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фатыма апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
16 гыйнвар көнне Шармаш авыл китапханәсендә "Почемучки» клубы балалары өчен " Под парусом книги к острову здоровья» дигән чара узды. Балалар, бу көнне «күп төрле әдәби - спорт ярышлары» презентациясен карап, спорт турында күңелле шигырьләр укыдылар, әдәби - спорт викториналарында катнаштылар һәм спорт табышмаклары сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чарага «спорт әдәбиятта» дигән күргәзмә – тәкъдим әзерләнде, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда нинди дә булса спорт яки спорт атрибутлары турында сөйләнде.
Курсы проводят преподаватели из Елабужского колледжа культуры и искусств. В рамках курса обучение пройдут 9 библиотекарей, не имеющие специального образования. Через год все должны получить дипломы, о среднем специальном образовании.
14 – 16 нчы гыйнвар көннәрендә математика фәне буенча “ Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. Математика фәне олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Дәминова Жасмин һәм Исхаков Данияр катнаштылар. Йомгаклау этабында Дәминова Жасмин призер булды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Жәсминне олимпиадага математика укытучысы Р.Р. Гөзәирова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!