ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

19 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында 2005-2006 елгы егетләр, 2003-2004 елгы кызлар арасында “Мини-футбол-мәктәпләргә” проекты кысаларында Татарстан Республикасының белем оешмалары арасында мини-футбол буенча узучы республика ярышларының финал этабы уза. Ярышларда Әгерҗе, Арча, Спас, Теләче районнары, Казанның 18- нче мәктәбе, Яр Чаллы шәһәренең 5, 30, 44 нче мәктәпләреннән командалар катнаша. Ачылыш тантанасында район башлыгы И.Ф.Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе И.Х.Хәмидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.Карпова, Татарстан Республикасының футбол федерациясенең мини-футбол комитеты җитәкчесе С.В.Рожков катнаштылар.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 елның  18 январендә   Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Зәһидуллин И.Г. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 17 гыйнвар  көнендә Югары Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Сәләхиева Нәкиябану  Әгзәм кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Нәкиябану апага Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов, Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырды, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова  hәм Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

"Сударушка" халык ансамбле составында яңа ел җырлары җырладылар, район үзәгендә яшәүчеләр белән әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм бик матур һәм мәрхәмәтле үтте.

17 нче гыйнварда  мәгърифәтче  галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать  эшлеклесе  Ризаэтдин   Фәхретдин тууына 160 ел  тулды. Теләче урта мәктәбендә бөек мәгърифәтче  галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать  эшлеклесе  Ризаэтдин   Фәхретдингә багышланган дәресләр үтте.  Укучылар   мәгърифәтче  галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать  эшлеклесе  Ризаэтдин   Фәхретдиннең  тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр.  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Р.Г. Гарипова  дәресе  балаларга  бик ошады.

Күргәзмәнең максаты: урта һәм югары сыйныф укучыларының төрле һөнәрләр турында күзаллауларын арттыру, хезмәткә уңай караш формалаштыру, һөнәрләр турында мәгълүмат туплауга, аңлы рәвештә һөнәр сайлауга җәлеп итү.

Ямбулат авылы китапханәсендә татар әдәбиятының классик язучысы, шагыйрь, журналист, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан, “Татар театр сәнгатенә нигез салучы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. 
  Китапханәче Шакурова Г.М язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
  

Чөнки аларда әйтелгән фаразлаулар бик күп очракларда чынбарлыкка туры килә. Һәр елның дүрт фасылы бар, һәр фасылның үз төсе, үз яме, үз хезмәте һәм үз эше. 16 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә ,табигать күренешләре турында сынамышлар укыдык. Елның һәр фасылы да үзенчәлекле, матур. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны саклый белергә кирәк.

Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә әлеге документның эскизын әзерләгән эшче төркем әгъзалары,Татарстанның Балтач, Саба,Теләче, Яшел Үзән, Кукмара, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан вәкилләр катнашты. Стратегиянең асылын яктырту максаты белән Казан федераль университеты профессоры Искәндәр Гыйләҗев, тел белгечләре чыгыш ясап, әлеге документның татар халкы өчен мөһимлеген ассызыкладылар. Киләсе очрашу Норлат районында булыр дип көтелә.

«Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә,балык белер”, диләр  безнең халыкта. Шуңа күрә Баландыш төп мәктәбе укучылары һәр көн игелек кылырга омтыла.Чираттагысында , мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары авылыбызның хәтер тактасы – обелискны кардан чистарттылар.Алар бу эшне бик теләп һәм намус белән башкардылар.Мәктәбебездә мондый  тимурчылык эшләре педагог- оештыручы Мубаракшина Фәнүсә Габделбәр кызы җитәкчелегендә даими алып барыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International