Һәр көн игелек кыл!

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә,балык белер”, диләр  безнең халыкта. Шуңа күрә Баландыш төп мәктәбе укучылары һәр көн игелек кылырга омтыла.Чираттагысында , мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары авылыбызның хәтер тактасы – обелискны кардан чистарттылар.Алар бу эшне бик теләп һәм намус белән башкардылар.Мәктәбебездә мондый  тимурчылык эшләре педагог- оештыручы Мубаракшина Фәнүсә Габделбәр кызы җитәкчелегендә даими алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International