ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Балаларда кошларга сакчыл караш ,мәрхәмәтлелек ,кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру,аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү;кошлар турында белемнәрен ныгыту максатыннан Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Кошларга булышыйк!” акциясе үткәрелде. Акция кысаларында тәрбиячеләр баллар белән әңгәмәләр,төрле бәйгеләр үткәрделәр.

  Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әти-әниләре ярдәме белән кошларга җимлекләр ясадылар : балаларның һәркайсы диярлек төрле материаллардан ясалган үзенчәлекле җимлекләр алып килде. Балалар тәрбиячеләре Нәбиуллина Р.И. белән бергә аларны балалар бакча ишегалдындагы агачларга элделәр. Балалар  көн саен җимлекләренә азык салып торалар, үзләренең канатлы дуслары турында онытмыйлар.

Бәйгеләрдә  призлы урыннар алу, балалар өчен генә түгел, әти-әниләр һәм бакча хезмәткәрләре өчен дә бик куанычлы вакыйга. Бәйгеләрдә әти-әниләр дә үзләреннән зур өлеш кертә, барыбер җиңәбез дип катнаша алар. Бу юлы да “Боз өстендә һәм суда сак булам!” бәйгесендә балалар арасында район буенча  I  һәм   III урыннар, бакча коллективы республика турында катнашкан видеоролик өчен сертификат белән бүләкләнде. Без әти-әниләр белән дус-тату , ярдәмләшеп, бик тыгыз мөнәсәбәттә эшчәнлек алып баруыбыз белән бик горурланабыз. Кадерле әти-әниләребезгә, хезмәткәрләргә, балаларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез, сәламәтлек телибез!

Дөнья чемпионаты 2019 елда Казанда узачак. “Анда 70ләп илдән яшь профессиионаллар 55тән артык компетенциядә көч сынашачак”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Шул уңайдан Айдар мәдәният йортында әлеге мәгълүматны яктыртып торучы "2019 ел-эшче һөнәрләр елы" һәм 2019 ел-Россиядә Театр елы уңаеннан стенд эшләп куелды.

Театр елы - илнең мәдәни тормышында  бик мөһим вакыйга.

  Айдар авыл китапханәсендә театр тарихы, төрләре, театр актерлары һәм драматурглар турындагы  китаплардан  "Театр яктылыкка, нурга илтә..."   дип исемләнгән күргәзмә      тәкъдим ителде. Күргәзмә материаллары яңа әдәбият дөньясын яңача күзалларга, китап укучыларны китапханә фондында булган  кызыклы китаплар белән таныштырачак. Күргәзмә 3 бүлектән тора: “Сез кабызган утлар һаман янар”,”Китап битләреннән театр сәхнәсенә”, Сәхнәләрдә утлар сүнә, сүнмәсен күңелләрдә” . Барлык театр сәнгатен яратучы китап укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов, район җитәкчеләре, организация җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Авыл җирлегенең еллык социаль-экономика нәтиҗәләре белән авыл җирлеге башлыгы Ә.Г. Хазиев таныштырды. Үзләренең еллык эш нәтиҗәләре белән Алан авыл җирлеге оешмалары хисап тотты. Җыелыш ахырында Теләче  районы башлыгының беренче урынбасары А.Г. Фатхуллин һәм Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында И.Ф. Зарипов Теләче муниципаль районының үткән ел өчен эшчэнлеге белән таныштырды һәм 2019 елда кабул ителгән яңа законнар таныштырды.

Җыен ахырында җирлек эшендә актив катнашучыларга мактау хатлары тапшырылды.

3нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларда бер - берсенә дустанә мөнәсәбәт блдыру,уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү максатыннан шахмат түгәрәге эшләп килә.

Әлеге түгәрәкне педагог-тренер Абдурахманов А.П.  алып бара.

Шахмат уены  балаларның акыл көчен генә арттырып калмый, иҗади яктан да үстерә. Күп кенә балалар бик тынгысыз була,  шахмат  уены уйнап алар үзләрен тыныч тотарга, авыр мәсьәләләрне уйлап хәл итәргә өйрәнәләр. Көндәшеңнең адымнарын күзәтеп бару,  ясаячак адымын алдан күрә белергә өйрәнү дә балаларда сиземләү көчен арттыра, игътибарлы булырга өйрәтә. Әлеге уенның файдасы бик зур…


20
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

2019 елнын 20 гыйнварендэ сэг.12.00  Лесхоз боз сараенда  бу елны беренче тапкыр  Телэче хэм Байлар Сабасынын «Тимерхан» командалары очрашты.  Татарстанда «Тимерхан» командасынын ин кочле командаларнын берсе  икэнен кубебез белэбез. Телэчелэр бик куп тренировкалар уткэреп эзерлэнугэ карамастан 3:4 счеты белэн жинелде.  Алда эле уеннар котэ, кунелне тошереп утырыр чак тугел.  Килэсе уеннарда Телэче командасы узен курсэтер хэм Татарстан Республикасынын хоккей буенча  чемпионнар рэтендэ булыр дип ышанып калабыз.

Лигада  районыбызнын   Олы Мэтэскэ, Шэдке, Алан, Максабаш, Югары Кибэхужа , Иске жори авыл жирлеклэреннэн 75 хоккейчы, 6 команда   коч сынашты. Максабаш  - Югары Кибэхужа хоккей командалары   1:5 счеты  белэн уйнады, Иске Жори  - Мэтэскэ  хоккей командаларынын счеты 8:2 иде, Алан –Шэдке хоккей командалары 3:5 счты белэн оттырды. Ярышларнын баш судьясы –-   Ибраев  Ильмир Камиль улы,  баш секретаре – Нурсаетов Фидаиль файзылгаян улы.  Бу уеннарнын  максаты – районыбызда хоккейны популярлаштыру,  сэламэт яшэу образын пропагандалау, сэламэтлекне ныгыту, ин кочле команда хэм уенчыларны   ачыклау.

19 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында 2005-2006 елгы егетләр, 2003-2004 елгы кызлар арасында “Мини-футбол-мәктәпләргә” проекты кысаларында Татарстан Республикасының белем оешмалары арасында мини-футбол буенча узучы республика ярышларының финал этабы уза. Ярышларда Әгерҗе, Арча, Спас, Теләче районнары, Казанның 18- нче мәктәбе, Яр Чаллы шәһәренең 5, 30, 44 нче мәктәпләреннән командалар катнаша. Ачылыш тантанасында район башлыгы И.Ф.Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе И.Х.Хәмидуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В.Карпова, Татарстан Республикасының футбол федерациясенең мини-футбол комитеты җитәкчесе С.В.Рожков катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International