ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы 17 январьдә Алан авылы җирлегендә уздырылды. Җыелышта узган елда эшләнгән эшләр буенча Алан авылы җирлеге Советы җитәкчесе Хазеев Ә.Г., җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Фәсхетдинов Х.Н., Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Гайбадуллин И.Б., Теләче муниципаль районы җитәкчесе Зарипов И.Ф. хисап тоттылар. Хезмәт алдынгыларына, узган елда лаеклы ялга чыккан кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Теләче урта мәктәбе укучылары матур кыш көннәрендә,  физкультура дәресләрендә чаңгыда  шуалар,   ачык һавада уеннар уйныйлар. Чаңгыда шуу, ачык һавада уеннар  балаларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик файдалы.

Әлеге олимпиадада Теләче урта мәктәбенең  9 сыйныф укучысы Яхин Рәдиф  катнаша (укытучысы Ибраһимов Марат Мөхәммәт улы).  Олимпиада нәтиҗәләре 20 гыйнвар көнне  билгеле булачак.

Теләче урта мәктәбенең 1 сыйныф укытучысы Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы Әдәби уку (рус телендә) фәненнән « Ц ц хәрефе.  [ц] авазы» темасына ачык дәрес, “Интерактив укыту методлары” темасына мастер - класс күрсәтте.  Мәктәпнең социаль педагогы Шамиева Фируза Хабиджановна “Роза ветров” Эмоциональ яну” темасына тренинг үткәрде.    

    Фикер алышуларда башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы, район мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы чыгыш ясап бугенге семинарга йомгак ясадылар һәм алга таба бурычлар билгеләделәр.

2019 елның 16-19 гыйнвар көннәрендә Теләче муниципаль районы укучылары командасы 6 кешедән торган Заббарова Гөлнара Нәҗип кызы җитәкчелегендә инглиз теле буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасында катнаша.

Әлеге олимпиадада Иске Җөри урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фәсхиева Диана катнаша (укытучысы ЗәйнетдиноваДиләрә Хәниф кызы).  Олимпиада нәтиҗәләре 19 гыйнвар көнне  билгеле була.

14 января на базе Высокогорского муниципального района прошло зональное совещание по подготовке к Государственной итоговой аттестации учащихся по программам основного общего и среднего общего образования с участием представителей Минитерства образования и науки и руководителей отделов образования районов.

С нашего района приняли участие Карпова Нататлья Владимировна, начальник отдела образования, Якупова Линара Канифовна, заместитель начальника по общим вопросам, Кукаркина Валентина Марсовна, методист по учебным дисциплинам. С отчетом о проделанной работе по проведению государственной итоговой аттестации в 2018 году и по подготовке в 2019 году выступила Карпова Наталья Владимировна.

2019 елның 14-16 гыйнвар көннәрендә Нуретдинов Руслан Рәис улы җитәкчелегендәге Теләче муниципаль районы укучылары командасы математика буенча "Олимпка юл "республика олимпиадасында катнашты. Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Даминова Ясмин призер булды (укытучысы Гозәирова Рәйсә Рәис кызы).

2019 елның 12-14 гыйнвар көннәрендә Алексеева Илсөя Хәмит кызы җитәкчелегендәге 5 кешедән торган Теләче муниципаль районы укучылары командасы физика буенча "Олимпка юл" республика олимпиадасында катнашты. Теләче урта мәктәбе укучылары Саттаров Булат, 7 нче сыйныф укучысы Мәхмүтшин Раил, 10 нчы сыйныф (укучысы Алексеева Илсөя Хәмит кызы призер булдылар)

Киләсе 23 февраль бәйрәме белән котлыйлар! Армиядә хезмәт ничек барганын сорашалар? Һәм җавап хатлар көтәләр. Хатлар килгәч, хатларны 23 февральдә һәм 8 мартта солдат әниләренә багышланган чараларда укыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International