2019 елның 14-16 гыйнвар көннәрендә Нуретдинов Руслан Рәис улы җитәкчелегендәге Теләче муниципаль районы укучылары командасы математика буенча "Олимпка юл "республика олимпиадасында катнашты. Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Даминова Ясмин призер булды (укытучысы Гозәирова Рәйсә Рәис кызы).