Теләче урта мәктәбенең 1 сыйныф укытучысы Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы Әдәби уку (рус телендә) фәненнән « Ц ц хәрефе. [ц] авазы» темасына ачык дәрес, “Интерактив укыту методлары” темасына мастер - класс күрсәтте. Мәктәпнең социаль педагогы Шамиева Фируза Хабиджановна “Роза ветров” Эмоциональ яну” темасына тренинг үткәрде.
Фикер алышуларда башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы, район мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы чыгыш ясап бугенге семинарга йомгак ясадылар һәм алга таба бурычлар билгеләделәр.