Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов, район җитәкчеләре, организация җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Авыл җирлегенең еллык социаль-экономика нәтиҗәләре белән авыл җирлеге башлыгы Ә.Г. Хазиев таныштырды. Үзләренең еллык эш нәтиҗәләре белән Алан авыл җирлеге оешмалары хисап тотты. Җыелыш ахырында Теләче районы башлыгының беренче урынбасары А.Г. Фатхуллин һәм Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов чыгыш ясады. Үзенең чыгышында И.Ф. Зарипов Теләче муниципаль районының үткән ел өчен эшчэнлеге белән таныштырды һәм 2019 елда кабул ителгән яңа законнар таныштырды.
Җыен ахырында җирлек эшендә актив катнашучыларга мактау хатлары тапшырылды.