Президент Владимир Путин Указы нигезендә 2019 ел - Россия Федерациясендә театр елы дип игълан ителде.

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Театр елы - илнең мәдәни тормышында  бик мөһим вакыйга.

  Айдар авыл китапханәсендә театр тарихы, төрләре, театр актерлары һәм драматурглар турындагы  китаплардан  "Театр яктылыкка, нурга илтә..."   дип исемләнгән күргәзмә      тәкъдим ителде. Күргәзмә материаллары яңа әдәбият дөньясын яңача күзалларга, китап укучыларны китапханә фондында булган  кызыклы китаплар белән таныштырачак. Күргәзмә 3 бүлектән тора: “Сез кабызган утлар һаман янар”,”Китап битләреннән театр сәхнәсенә”, Сәхнәләрдә утлар сүнә, сүнмәсен күңелләрдә” . Барлык театр сәнгатен яратучы китап укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International