ХАЛЫК ҖЫЕНЫ

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

2019 елның  18 январендә   Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Зәһидуллин И.Г. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International