Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә әлеге документның эскизын әзерләгән эшче төркем әгъзалары,Татарстанның Балтач, Саба,Теләче, Яшел Үзән, Кукмара, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан вәкилләр катнашты. Стратегиянең асылын яктырту максаты белән Казан федераль университеты профессоры Искәндәр Гыйләҗев, тел белгечләре чыгыш ясап, әлеге документның татар халкы өчен мөһимлеген ассызыкладылар. Киләсе очрашу Норлат районында булыр дип көтелә.