ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Мәктәп директорлары укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. Конкурс, район олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Барлык сыйныфлар да концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.

Чара вакытында укучылар әзерләнгән сценарий буенча чыгыш ясады. Мәсәлән Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Бал маскарадны мәктәп педагоглары ачып җибәрде. Алар «Беренче театр»театрыннан өзек күрсәттеләр.

2018 елның 25 декабрендә барлык мәктәпләрдә дә укучылары өчен Санкт-Петербургның Кызыл Гвардия  районы сукыр  балалар өчен Россиядә беренче һәм иң өлкән уку йорты КК. Грот исемендәге 1 нче гомуми белем бирү интернат-мәктәбе турында документаль фильм күрсәтү оештырылды. Фильмны карагач сыйныфларда әңгәмәләр үткәрелде.

Олимпиадада  Теләче урта мәктәбеннән 3 укучы катнашты.  Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Яхин Рәдиф җиңүче булды. Аны олимпиадага җәмгыять белеме укытучысы Ибраһимов Марат Мөхәммәт улы әзерләде.

Анда  түбәндәге сораулар каралды: Кышкы-язгы чорга куркынычсызлык буенча профилактик эшне  көчәйтү; янгын  куркынычсызлыгы айлыгыу;  янгынга каршы көчәйтелгән режим; производствода травматизмны киметү буенча өстәмә эшләр, инструктажлар үткәрү, хезмәтне саклау буенча журналлар тутыру, кышкы бәйрәмнәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү беркетмәсен төзү.

Хезмәтне саклау документлары да тикшерелде.

2018 елның 23-24 декабрь көннәрендә Теләче урта мәктәбенең «Юнармия» отрядының 5 кешесе,  җирле штаб җитәкчесе-Теләче мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Гатиятов Расип Рәшит улы, мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Гөлнара Ринат кызы белән Татарстан Республикасының «ЮНАРМИЯ» 4 нче республика слетында катнаштылар. Слет югары танк Краснознаменный училищесында үткәрелде.

Семинар кысаларында 8 сыйныфта “Мәгълүматлар базасы. Реляцион мәгълүматлар базысы"дигән темага ачык дәрес күрсәтелде. Шулай ук Алмаз Хәбирович  "3d-модельләштерү һәм адаптив технологияләр“ темасына мастер-класс уздырды. Шулай УК информатика фәнен укыту яңалыклар һәм Бердәм Дәүләт имтиханына әзерләнү буенча актуаль мәсьәләләр каралды. Семинар бик нәтиҗәле үтте, укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Балалар һәм аларның әти-әниләре бу конкурска бик теләп катнаштылар. Бик күп  хезмәт һәм фантазия куеп  оригиналь открыткалар ясадылар. Ә  без аларны  бик теләп укыдык,  карадык. Әлеге зәвыклы, берсеннән- берсе матур  кул эшләре үзебездә эшләп лаеклы ялга киткән хезмәткәрләргә һәм район оешмаларына Яңа ел котлавы булып юлланды. Әлеге уңайдан барлык кешеләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз: исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер, эшләрегездә уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International