ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

25 нче  декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә 5-6 һәм  9-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Бәйрәм кичәсе директор Нәҗипов Р.Р. ның котлавы белән башланып китте.Уку елының беренче яртыеллыгын яхшы билгеләренә тәмамлаучылар бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәме күңелле үтте!

26 нче  декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә  башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре   үткәрелде. Бәйрәм кичәләре директор  Р.Р.Нәҗипов  котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында  узган  татар теленнән республика  олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр  Гаязова Зәлидә, Гомәрова Ралина и Харисова Азалия район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!

25 декабрь көнне Казан шәһәренең “Татнефтьарена” боз сараенда бөтен республиканың район һәм республикакүләм фән олимпиадалары җиңүчеләре, спорт ярышларында призлы урыннар алучылар, “Укучының мәдәни көндәлеге” конкурсы җиңүчеләре “Республика яңа ел бәйрәме” чарасына җыйналды. Әлеге матур чарага безнең район мәктәпләреннән дә 18 бала чакырулы иде. Татарстан Президенты Р.Миннеханов котлавын тыңлаганнан соң, балалар Мәскәү артисты Юлия Караулова концертын тамаша кылдылар.

24 декабрь көнне “Олимп” яшьләр үзәге “Батыр” спорт комплексында районның авыл җирлекләрендә яшәүче яшьләре белән чираттагы түгәрәк өстәлен уздырды. Чарада район прокуроры Р.Сөнгатуллин,полиция бүлеге җитәкчесе И.Зарипов,район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.Нурмөхәмәтов һәм башка җаваплы кешеләр катнашты. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерделәр, авыл үсеше буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

26 декабрь көнне мәктәбебездә укучылар өчен традицион “Яна ел бал- маскарады” узды. Бәйрәм мәктәп директоры Й.Р.Хуҗинның котлавыннан башланды, ул барлык катнашучыларны  Яңа ел белән котлады: нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, уңышлар теләде. Аннары укучылар Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңелле Яңа ел тамашасында катнаштылар. Кыш бабай белән булган әйлән-бәйлән, җырлар, биюләр, уеннар һәм конкурслар балаларда да,аларның әти-әниләрендә дә бик күп уңай тәэсирләр калдырды.

Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Яңа елга әзерлек бөтен куәтенә бара . Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә кар сыннары ясадылар, дәресләрдән соң чыгышларын кабатлыйлар. Укучылар   шулай ук класс- кабинетларын бизәделәр. Ә зал уртасына матур чыршы бизәлгән.

26 декабрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасында беренче, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре белән бергә Кар бабай да кунак булып килде. Балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, аның белән бергә биеделәр һәм  уеннар уйнадылар. Бәйрәм азагында Яңа еның символы  Эт балаларга бүләкләр өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Уважаемы предприниматели! Предлагаем Вашему вниманию для обсуждения проект программы по развитию малого и среднего предпринимательства. Все Ваши предложения и отзывы можно отправить на эл. почту Bulat.Gazinurovich@tatar.ru или позвонить нам в отдел территориального развития и инвестиционной деятельности по телефону: 8(843)-60-2-10-56.

Кыш бабай могҗизасы, Урта Мишә авыл китапханәсен дә читләтеп үтмәде. 24 декабрь көнне Кыш бабай белән Кар кызы авылның иң күп китап укучыларына, атларга утырып, бүләкләр тараттылыр һәм үзләренең изге матур теләкләрен юлладылар. Мондый матур чаралар, китап укучыларыбызның санын тагын да арттырыр дип ышанып каласы килә.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Яңа ел - барыбызның да иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең балалар бакчасының1,2 нче кечкенәләр, зурлар төркемнәрендә дә бүген  бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде.  Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.  Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу.  Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы  балаларга кушылып  чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.  Кыш бабай  аннары аларга бүләкләрен өләште. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче  Яңа ел бәйрәме белән!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International