15 нче декабрь көнне Югары Осланда ата-аналар комитетының “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының зона туры үтте. Республика конкурсында 5 районнан 7 команда катнашты. Безнең мәктәптән 8 В сыйныфының ата-аналар комитеты көч сынашты. Ата-аналар комитеты председателе Л. М. Насыйбуллина җитәкчелегендә мәктәп командасы призёр булды һәм финалда катнашу хокукын яулады.
14 декабрь көнне “Мәдәни диалог” республика проекты рамкасында мәктәпкәчә, урта, өстәмә , махсус урта һәм югары профессиональ белем бирү оешмалары белгечләре өчен «Г.Тукай ис. Арча педагогика көллияте» ДАББУ базасында зур чара үткәрелде. Анда Теләче муниципаль район делегациясе составында Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. катнашты.
Бу проект рамкасында “Заманча белем киңлегендә мәдәни диалог” дип аталган фәнни-гамәли республика конференциясе оештырылды һәм анда мәктәпкәчә, урта, өстәмә , махсус урта һәм югары профессиональ белем бирү оешмаларыннан 260 педагог катнашты. Конференциядә шушы темага карата бик күп сораулар каралды.
14 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында белем бирү оешмаларының юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядлары арасында узучы республика конкурсының район этабы үтте. Бәйгедә 11 команда катнашты.
Отрядларның чыгышын район мәгариф бүлеге, район балалар иҗат үзәге, эчке эшләр бүлеге вәкилләре бәяләде. Отрядлар үзара агитбригада чыгышлары буенча көч сынашты. Шулай ук биредә юл йөрү кагыйдәләре буенча күргәзмә дә оештырылды.
14 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 1-4 сыйныф укучылары Шәүкәт Биктимеров исемендәге VII Республика балалар театр сәнгате конкурсында III урын алды. Алар Абдулла Алишның “Сер тотмас үрдәк” әкиятен сәхнәгә куйдылар. Коллектив диплом, премия белән бүләкләнде.Җитәкчеләре Шогаепова Рания Рафиковна, Каримуллина Мәүлия Мәхмүтовна.
Папкага коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктырткан материаллар тупланды. Коррупция- ул хезмәт урыныннан законсыз файдалану, ришвәт бирү, ришвәт алу, вәкаләтләрдән законсыз файдалану яисә үзе яки өченче зат өчен акча, кыйммәтле әйберләр, башка төрдәге милетән файда алу максатларында җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы килеп физик затның үзенең урындагы хәленнән законсыз файдалану.
Баландыш авыл китапханәсе бу конкурста катнашты һәм диплом белән бүләкләнде.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр – студиясенең кечкенә төркем артистлары урта мәктәп белән берлектә , Сабада узган Шәүкәт Биктимеров исемендәге VII нче Республика балалар театр сәнгате конкурсында катнаштып кайттылар. А Алишның “Сертотмас үрдәк” әсәрен сәхнәләштереп республика күләм III нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.