Истәлекле дата исеме билгесез калган, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган сугышчыларның истәлегенә, батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән
Күргәзмәдә драматургның тормыш юлын, шулай ук аның әсәрләрен чагылдыручы китаплар тәкъдим ителде.
3 декабрь - “Билгесез солдат көне”. Шул максаттан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә” – китапханә сәгате үтте. Яу кырларында башларын салып билгесез калган сугышчыларны искә алып һәйкәлгә чәчәк куелды.
5 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәчесе, клуб директоры һәм авыл җирлеге башлыгы белән берлектә, җирлек территориясендә яшәүче инвалидларның өйләрендә булдылар. Авыл җирлеге башлыгы нык сәламәтлек, озын гомер теләп азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлары тапшырды.
5 декабрьдә Ачы мәдәният йортында., балалар белән мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде. Мәгълүмат сәгатьтән соң «Коррупциягә Юк дип әйтик!» балаларда коррупция турында күзаллауларны ачыклау максаты белән. Әлеге күренешкә балалар үзләренең иҗатларында, нәкъ менә шушы темага рәсемнәр рәвешендә чагылыш тапкан. Балаларга кисть һәм буяулар, карандашлар ярдәмендә уникальлек күрсәтергә, шулай ук коррупциягә каршы көрәш проблемаларын өйрәнү темасын ачарга тәкъдим ителде. Балалар «Коррупциягә юк! " лозунглары белән плакатлар ясадылар."Әйтик, коррупция юк!» һәм башка бик күп нәрсәләр укучыларның бу мәсьәләгә тискәре мөнәсәбәтен үзләштерү турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирде.
Төрле сәбәпләр аркасында сәламәтлекләре какшау сәбәпле мөмкинлекләре чикле булган бу авылдашлары аларны сөенеп каршы алдылар, рәхмәтләрен җиткерделәр. Алар исә, аларга дип алып барган күчтәнәчләрне тапшырып, тагын килербез дип, сәламәтлек теләп саубуллаштылар.
3 декабря в Узякском сельском клубе в рамках реализации партийного проекта "Крепкая семья" состоялся районный праздник для детей с ограниченными возможностями здоровья "От сердца к сердцу", подготовленный отделом образования.
4 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенә йөрүче “Сюрприз” бию төркеме (җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы), “Задумка” вокал ансамбле (җитәкчеләре Гарипова Нурия Илфатовна), “Асылташлар” бию коллективы (җитәкчеләре Касимова Лейля Илмазовна) “Өмет нуры” дип исемләнгән хәйрия концертында катнаштылар. Һәрбер коллективка Рәхмәт хаты тапшырылды.
Шул унайдан, 5 декабрь көнне Иске Карабаян китапханәчесе авылда әнисе белән бергә яшәүче Андрианова Аленаның өенә барып бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр тапшырып кайтты. Алена тумыштан авыру булсада дөньяның матурлыгын күрә белә, ойләрендә матур гөлләр үстерә.