ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

4 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары “Дулкын” бассейнына бардылар. “Тату сыйныф серләре” конкурсы призерлары буларак бирелгән сертификат укучыларга менә дигән ял бүләк итте. Барлык шартлар тудырылган бассейнда балалар  йөзү күнекмәләрен ныгыттылар, су сихәтлеге алдылар. Укучылар бу экскурсияне оештырган  оешмаларга  үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.

Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Шул унайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Синең исемең билгесез, батырлыгың тиңдәшсез”, дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче китапханәгә килгән китап укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясады.

Аларны тарихи вакыйгалар белән таныштырдык, һәр Россия кешесе күңелендә мәңге яшәячәк Россия сугышчыларының батырлыгы турында сөйләдек, балалар ата-бабалары өчен горурлык һәм аларның көчләренә һәм бөеклегенә сокландылар. Шул рәвешле балаларда патриотик хисләр тәрбияләүгә зур йогынты ясыйбыз.

Концертта барлык җыелган матди ярдәм районыбызның авыру балаларына Яңа ел бүләге булып тапшырылачак.

Соңыннан Алан авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән театр коллективы Наил Гаетбайның “Моңнар кайтсын авылга яки авылга кызлар килде” спектакле белән чыгыш ясадылар.

3 нче декабрь  көнне Үзәк клубында «Йөрәктән йөрәккә» дигән темага мәгариф бүлеге тарафыннан әзерләнгән мөмкинлекләре чикле балалар өчен әзерләнгән бәйрәм үткәрелде.

Төрле өлкәдән булган белгечләр мастер  – класслар үткәрделәр.

            Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А   «Чәчәкле хыял» дигән темага мастер –класс үткәрде.

Бу ихтирам - фронтларда һәлак булган һәр солдатның Ватаныбызны саклаган истәлегенә рәхмәт белдерү. Әмма алар барысы да – үз иленең геройлары, шуңа күрә бу истәлекне саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру мөһим. Әлеге тарихи дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән Батырлык дәресе үткәрелде. Дәрескә «Синең исемең билгесез булса да, батырлыгың мәңгелек...» исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда безнең солдатларның сугыш һәм батырлыгы турында әдәбият тәкъдим ителде. "Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» сүзләре әлеге истәлекле көн символы булды.

Шул дата уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Аларның тормышы безгә үрнәк” дип исемләнгән китап – журналлардан күргәзмә эшләнде. Әлеге күргәзмә инвалидлар декадасына багышланды. Күргәзмәдә Ф.Яруллин, К.Шафикова  китаплары һәм  журнал  битләрендә  чыккан төрле язмалар урын алды.

Аның төп максаты укучыларны китапханәгә җәлеп итү иде. Безнең һәрберебезнең үзенең яраткан китабыбыз бар, ә бәлки бер генә дә түгел. Менә бу очрашуда да күп еллар китапханәнең укучылары булган хатын-кызлар үзләре яратып укыган китаплары турындагы хатирәләр белән уртаклаштылар.

Шул максаттан Сауш авыл китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә”- инфармацион сәгате үткәрелде. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелгэн. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч була. 1967 елда  Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 ел, 3 декабрь - тарихи дата итеп «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләп утелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International