Шул максаттан Сауш авыл китапханәсендә “Билгесез солдат истәлегенә”- инфармацион сәгате үткәрелде. Илебез тарихында иң дәһшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелгэн. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән. Фронтта һәлак булып, билгесез югалган дип исәпләнгән сугышчыларның туганнары, оныкларының аларның каберләренә барып рәхмәт һәм хөрмәт белдерә алмаулары бу көн барлыкка килүгә төп этәргеч була. 1967 елда Мәңгелек ут кабызыла һәм "Билгесез солдат кабере" мемориаль комплексы ачыла. Россия Дәүләт Советы депутатлары тәкъдиме белән 2014 ел, 3 декабрь - тарихи дата итеп «Билгесез солдат көне» - яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне итеп билгеләп утелә.