Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Шул унайдан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Синең исемең билгесез, батырлыгың тиңдәшсез”, дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче китапханәгә килгән китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясады.