ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара музейларга багышланган "Татар тарихын барлап" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.  Китапханәче Гөлия Шакурова оештырган күргәзмәнең максаты: Туган якны өйрәнү нигезендә укучыларны Казан шәһәрендәге музейлар белән таныштыру, тирән мәгълүмат бирү. Әлеге күргәзмәдә укучылар "Хәзинә" музей комплексы бинасында урнашкан Бөек Ватан сугышы музей - мемориалы, Татарстанның табигать тарихы музее, Милли сәнгать галереясе; шулай ук Милли мәдәният, Евгеней Боратынский, Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче музейлары, Нәҗип Җиһанов музей - фатиры хакында мәгълүматлар таба алалар. Күргәзмә туган ягы, Казан шәһәре белән якыннан танышырга теләгән бер кешене дә битараф калдырмас.

17 нче октябрь көнне Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе белем күтәрү үзәгендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен “Балалар бакчасында федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп устерешле-предметлы тирәлек булдыру” темасына зона семинары булып үтте. Безнең районнан семинарда 13 педагог катнашты.

Укучыларга яңа кайткан китаплар тәкъдим ителде. Балалар үзләренә ошаган китапларны өйләренә укырга алдылар.

Көн дәвамында китап укучылар атаклы язучының әсәрләрен укыдылар һәм аның биографиясендәге  кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар. Чара ахырында укучыларга  буклетлар таратылды. Шулай ук китапханәдә «Мятежный парус Лермонтова» дигән китап күргәзмәсе төзелде.

"Лермонтовка илткән сукмак" дигән шигъри кичәдә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Михаил Юрьевич Лермонтовның якты,әмма кыска гына тормышы Россия әдәбиятында тирән эз калдырган. Укучылар «Парус», «Весна», «Листок», «Бородино», «Дары Терека», «Утес» һ.б. шигырьләрен укыдылар. Чара шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация белән үрелеп барды.

Китапханәдә «Поэт бессмертный и навсегда молодой»   исеме белән   китап күргәзмәсе оештырылды. Көн дәвамында “Лермонтовны укы!” девизы белән шигърият сөючеләр Михаил Юрьевичның «Парус», «Смерть поэта», «Осень»,  «Посреди небесных тел…», «Небо и звезды», «Солнце осени» шигырьләрен,  «Мцыри» поэмасыннан өзекләрне яратып укыдылар. Китап укуны алга этәрү максатыннан китапханәче Лермонтов шигырьләрен кибеттә, мәктәптә, китапханәдә, урамда да  укырга тәкъдим итте.

Фәния Аглеевна Ф. И. Тютчевның «Көздә башлангыч бар " шигырен укыды...». Көзге сынамышлар, көзге шатлыклы мизгелләр турында балалар белән сөйләшү булды. Аннан соң балалар белән «Көзге яфраклар» уены-«Букет» һәм башка төрле уеннар үткәрелде. Чара ахырында балалар актив катнашкан өчен призлар алдылар.

Шулай ук, бу чарада Галимажан Гыйльмановның “Конфетлар патшалыгында” пьессасы сәхнәгә куелды.

Минземимущество Республики Татарстан уведомляет.

В соответствии с Федеральным законом от 3 июля 2016 года №237-ФЗ «О государственной кадастровой оценке», во исполнение распоряжения Минземимущества Республики Татарстан от 26.09.2018 №3173-р в 2019 году на территории Республики Татарстан будет проведена государственная кадастровая оценка земель водного фонда, лесного фонда, земель особо охраняемых территорий и объектов Республики Татарстан.

Волонтерлык белән шөгыльләнү - дөньяны бәхетлерәк итү мөмкинлеге. Волонтерлар  кешеләрнең йөзләренә елмаю өләшә, авыруларның дәвалануына өметләрен арттыра, өлкәннәрнең яшь буынга ышанычларын торгыза һәм безнең дөньяга позитив китерә торган башка кызыклы эшләр белән шөгыльләнәләр. Күп кенә волонтерлар безнен кайгыртуга, мәхәббәткә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргэ ярдәм кулын суза. Бу - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә, ялгыз өлкәннәр дә, ятим балалар да. Волонтерлар шундый кешеләрне бәхетлерәк итә ала. Моның өчен дипломлы психолог яки врач булырга һәм буш вакытың күп булу да кирәк тугел, бары тик безнең дөньяны тагында яхшырак итү теләге тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International