"Татар тарихын барлап".

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

15 октябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара музейларга багышланган "Татар тарихын барлап" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.  Китапханәче Гөлия Шакурова оештырган күргәзмәнең максаты: Туган якны өйрәнү нигезендә укучыларны Казан шәһәрендәге музейлар белән таныштыру, тирән мәгълүмат бирү. Әлеге күргәзмәдә укучылар "Хәзинә" музей комплексы бинасында урнашкан Бөек Ватан сугышы музей - мемориалы, Татарстанның табигать тарихы музее, Милли сәнгать галереясе; шулай ук Милли мәдәният, Евгеней Боратынский, Каюм Насыйри, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче музейлары, Нәҗип Җиһанов музей - фатиры хакында мәгълүматлар таба алалар. Күргәзмә туган ягы, Казан шәһәре белән якыннан танышырга теләгән бер кешене дә битараф калдырмас.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International