ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан 16 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  Лермонтов әсәрләрен кычкырып уку сәгате үтте.

15 октябрь Югары Кибәхужа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар катнашында хәтер көне уңаеннан, "Кешелекнең хәтере" мәңгелек дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Казан шәһәрен яклап корбан булган бабаларыбызны безнең онытырга хакыбыз юк.

Ул дәүләтчелеген, Татар илен һәм җирен, иманын саклап калу өчен каннарын түккән газиз бабаларыбызны искә алу, милли горурлыгыбызны ныгыту, иман яңарту, татарлыгыбызның әле исән икәнен күрсәтү көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Хәтер көне кебек зурлап яшик, һәрбер бирмеш көнен ходайның” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Китап сукыр кешегә башкаларның үз күзләре белән күрә ала торган сурәтләрен ачып бирергә ярдәм итә. Гадәттә, күзләре күрә алмый башлаган кеше башта киләчәккә өметен югалта, рухи яктан сына. Моның өчен ул брайль системасы буенча догалар уку, намаз тәртибенә төшенергә ярдәм итә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Ак таяк” – ярдәмче һәм яхшы дус”, дип исемләнгән әңгәмә булып узды.

Шул уңайдан, 13 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Хәтер көне кебек зурлап яшик, һәрбер бирмеш көнен ходайның”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларыбызга шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында мәгълүматлар җиткерелде.

2018 елның 15 октябрендә, бөек рус шагыйре М. Ю. Лермонтовның туган көнендә китапханә бер көнгә «Почемучки» клубы балалары өчен әдәби кунак булды. Без Михаил Юрьевичның Ватаннарына бөек шагыйрь үзенең иң яхшы елларын үткәргән Тархан музей-тыюлыгына видео-экскурсия ясадык. 

Бу чарада Субаш авылы каршында эшләп килүче "Нардуган"  ансамбле белән мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты.

Шул көн үңаеннан  Шәтке балалар бакчасына йөрүче балаларга тәрбияче апалар ипи турында сөйләделәр. Балаларга ипинең көн дә кирәк ризык икәнен төшендерү, аның кайдан килеп чыгуын аңлату.Икмәккә сакчыл караш, аны үстерүче хезмәт ияләренә хөрмәт тәрбияләү.Ипинең кешеләр өчен төп ризык булып торуын төшендерү, ныгыту.

Хә­тер кө­не уңа­ен­нан, 13 октябрьдән 21 октябрьгә кадәр Теләче үзәк ки­тап­ха­нә­сен­дә «­Дә­вер­ләр­гә ял­гап ел­лар­ны” дип исем­лән­гән ки­тап күр­гәз­мә­се эш­ли .  Күр­гәз­мә­дә шул ел­лар кай­та­ва­зын ча­гыл­дыр­ган ки­тап­лар, га­зе­та ма­те­ри­а­лла­ры урын ал­ды. Үз та­ри­хы­на би­та­раф бул­ма­ган­нар­да күр­гәз­мә кы­зык­сы­ну уя­тыр, дип уй­лый­быз.  Шулай ук китапханәдә “Хәтәр килә, хәтәр китә, Хәтер кала” дигән тематик папка булдырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International