15 октябрь Хәтер көне – Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне.

2018 елның 17 октябре, чәршәмбе

Шул уңайдан, 13 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә “Хәтер көне кебек зурлап яшик, һәрбер бирмеш көнен ходайның”дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Укучыларыбызга шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында мәгълүматлар җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International