30 август көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Республика көне уңаеннан китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре берлектә берләшмәгә йөрүче балалар белән “Туган җирем Татарстан” исемле әдәби сәгать үткәрде.Кичәнең төп максаты балаларга туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
3 нче сентябрь – Терроризмга каршы бердәм көрәш көне буларак билгеләп үтелде. Шуңа атап мәктәптә Бесланда һәлак булганнарга багышланган линейка үткәрелде. Бесландагы трагедия беркайчан да кабатланмасын. Сугышлар булмасын!
Фильмны карарга башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары, урта буын кешеләре дә килгән иде. Балалар өчен күрсәтелгән “Фердинанд”, ә урта буын тамашачысына “Корыч” фильмнары зур экраннан тагын да тәэсирлерәк булып күренде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый фильмнар, татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.
31 август көнне Айдар авыл китапханәчесе “Мәңге нур чәч, Татарстаным!” исеме белән поэтик сәгать уздырды. Балалар республикабыз шагыйрьләренең шигырьләрен яратып укыдылар.
28 август көнне Айдар авылы китапханәсендә республикабызның мәдәни, сәяси һәм икътисади үсеше, тарихы турында мәгълүмат бирә торган, шулай ук Казанның истәлекле урыннарын, тарихын яктырткан китаплар урын алган «Яшьнәп яшә, Татарстан!» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Әлеге күргәзмә Татарстанның истәлекле һәм күркәм урыннарына мавыктыргыч сәяхәт ясарга, бай мәдәни мирасын күзалларга, туган җиребезгә мәхәббәт һәм горурлану хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.