26 август көнне Баландыш мәдәният йортында балалар һәм өлкәннәр өчен кинофильмнар күрсәтелде.

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

Фильмны карарга башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары, урта буын кешеләре дә килгән иде. Балалар өчен күрсәтелгән “Фердинанд”, ә урта буын тамашачысына “Корыч” фильмнары зур экраннан тагын да тәэсирлерәк булып күренде. Тамашачы мәдәният йортында, зур экранда шушындый фильмнар, татар кинолары тагын да күрсәтелсен дигән теләктә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International