ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

Чараның максаты: балаларда илгә карата патриотлык тәрбияләү. Соңыннан китап укучылар өчен белешмә-күргәзмәлек тәкъдим ителде.

23 август көнне Курс сугышындагы Җиңүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә  “Курск сугышында Җиңүгә75 ел” дип исемләнгән буклет эшләнде.Әлеге буклетта  Курск дугасында булган бәрелешләр  турында материаллар яктыртылды.

Чара барышында Россия - ничек барлыкка килүен, безнең илнең тарихы, кемнәр  анда яши, россия флагында нинди символлар бар? һәм традицияләре турында сөйләнде.
        Безнең халык өчен тормышыбызда Дәүләт флагы Көне бик мөһим бәйрәмгә әйләнде.  Әлеге датаны билгеләп үтүдә  без горурлык хисләрен тоябыз, бөек державасы булган дәүләтебез белән горурланабыз. Безнең илебез һәрвакыт чәчәк атсын, Россия Флагы аяз күгебездә тынычлык кына теләп җилфердәсен!

Бу бәйрәм гаилә бәйрәме, дуслык, туганлык бәйрәме. 22август көнне Шәтке авылында да әлеге бәйрәмне зурлап билгеләп үттеләр. Яңа гына ачылган “Шәткә бабай чишмәсе” ндә Шәтке авыл җирлеге хезмәткәрләре, китапханәче, мәдәният йорты директоры белән берлектә  Корбан ашы үткәрелде.

Шушы көн кысаларында Иске Җөри  урта мәктәбендә укучылары ( Юнармия)  авыл халкына шарлар һәм Россия флагын тараттылар. Әлеге чара  укучыларның тарихи белемнәрен киңәйтү һәм  дәүләт символларын  популярлаштыру максатыннан эшләнде.

Балалар Россия флагының тарихына кагылышлы  викторина сорауларына  җаваплар бирделәр.Кичә истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International