ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2018 ел
җомга

16 август конне районыбызга эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Алар Татарстан Республикасы  мәгариф һәм фән  министры Бурганов Рафис Тимерханович белән безнең Алан балалар бакчасында да булдылар . Районыбыз житәкчеләре белән берлектә балалар бакчасында үткән капиталь ремонт эшләре белэн таныштылар. Бакчаның һәр бүлмәсен: йокы, аш, уен, азык- төлек блогын һәм уен мәйданчыкларын игътибар бн карадылар. Кунаклар ремонт эшләреннән, бакчаның уку елына әзерлегеннэн бик кәнагатъ булып киттеләр.


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.

Теләченең 3нче балалар бакчасы тәрбиячеләре бүген төрле чаралар үткәрделәр. Балалар Рәсәйнең флагы һәм аның төсләренең нәрсәне аңлатканлыгы турында әңгәмә  тыңладылар, аннары флагны рәсемгә төшерделәр. Чара барышында туган ил турында төрле шигырьләр дә яңгырады.  Балалар «Рәсәйнең шәһәрләрен искә төшер» исемле викторинада бик актив катнаштылар, «Чишмәкәй» исемле рус халык уенын уйнадылар.

Безнең Теләче 2нче балалар бакчасында да бу көнне  дәүләт  флагына багышланган төрле чаралары булып үтте. Тәрбиячеләр балалар белән берлектә Россия Федерациясенең рәсми дәүләт символлары белән таныштылар , Ватан турында шигырьләр искә төшерделәр, мәкальләр һәм әйтемнәр өйрәнделәр. Кечкенә төркем балалары исә “Флагны җый”, “Син дәүләт флагын таныйсыңмы” исемле дидактик уеннар уйнадылар, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүчеләр үз куллары белән күмәкләшеп, «Россия Флагы» исемле аппликация эшләделәр. Зурлар төркеменә йөрүче балалар төсле каләмнәр һәм буяулар ярдәмендә Россия дәүләт флагын ясадылар.

Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Яраткан китап якын дус, сердәш була.Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар белән "Минем яраткан китабым" дигән фотоконкурс үткәрелде.Балалар үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр, эчтәлекләре белән таныштырдылар.

Бу мәглүмат чаралары “Туган туфрагымда күмелеп калган гомер агачымның тамырлары” дип исемләнгән күргәзмәгә куелды һәм киң катлам китап укучыларга тәгъдим ителде.

Чөнки һәр кеше күңелендә авыл хезмәтчәненә карата мәхәббәт һәм хөрмәт очкыны яна. Икмәк кадере,аны үстерүчеләрнең олы хезмәтен берни белән дә бәяләп булмый.  Айдар авылы китапханәсендә тәкъдим ителгән  “Тирен түгеп илгә икмәк үстергәннәр хөрмәткә лаек” исемле күргәзмә, бөртекле культураларны урып-җыю барышын , икмәк,  аның кыйммәтләре, игенченең авыр һәм мактаулы хезмәте турында мәгълүматлар җиткерә.

Айдар мәдәният йорты директоры Фаляхова Р.А. 2018 нче ел-Татарстаныбызда Толстой елы буларак игълан ителүе, язучының биографиясе, балаларны ничек яратуы турында сөйләде. Берсеннән-берсе кызыклы хикәяләре, әкиятләре нәкъ бала вакытта язылганы ачыкланды. Әлеге чарада катнашучылар очрашу азагында шундый нәтиҗә чыгардылар: Л.Н.Толстойның китаплары  бары тик яхшылыкка, дөреслеккә, өйрәтә, кыю булырга чакыра.

6 нчы августан  20 нче августка кадәр балаларның һәм яшьләрнең төбәкара  иҗат форумы "Тартария"- ике атналык җәйге смена “ Заречье” ял лагеренда  үткәрелде. Балаларның һәм яшьләрнең төбәкара  иҗат форумы “ Тартария”дә Теләче урта мәктәбе укучылары  А. Нуруллина,  А. Титоренко  Һәм Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбе  укучысы   Л. Мөхәмәтҗанова  катнашып кайттылар.  Катнашучылар бай эчтәлекле 14 көн буена ял иттеләр.  Балалар татар һәм иңглиз телләрен өйрэнү курсларында, иң танылган артистлар һәм популяр блогерлар, үз масштаб проектларын төзүче экспертлар белән очрашуларда булдылар. Татарстан Республикасы  Премьер-министры  урынбасары -  Мәгариф һәм фән  министры  Рафис  Борханов  белән дә очраштылар. Укучылар мәктәп программасы кысаларыннан чыга торган яңа һәм кызыклы чаралар белән таныштылар, ял иттеләр.

22 нче август илебездә Россия Федерациясе дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. Бу дәүләт символының тарихын өйрәнү укучыларда патриотизм хисе тәрбияләүдә зур роль уйный.
Шушы датаны бәйрәм итү кысаларында Олы Нырсы урта мәктәбендә 
«Россия киңлекләрендә» исемле рәсем күргәзмәсе оештырыла. Укучылар «Россия гербы» исеме астында  үтеләчәк сыйныфтантыш чарага әзерләнәләр. Бу чараның бурычы:  укучыларның  тарихи белемнәрен киңәйтү; дәүләт символларын у һәм Россия Федерациясе гимнын популярлаштыру; ватанпәрвәрлек тәрбияләү.

29 августта Россия Федерациясенең Мәгариф министры О.Ю.Васильева укучыларның ата-аналары белән очрашу уздырачак. Очрашу турыдан-туры әңгәмә һәм видеоконференция формасында булачак. Сорауларны http://edu.gov.ru/oDc-view сайтына җибәрергә мөмкин. Аеруча кискен сораулар җыелышның көн тәртибенә кертеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International