ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Катнашучыларга әйләнә-тирә мохитнең  матурлыгын  кәгазь битенә тошерергә тәкъдим ителде.

Балалар конкурска  җаваплы карадылар.Һәрберсе сюжетлар уйлап, аннары  аларны карандашлар һәм фломастерлар  ярдәмендә буяп эшен бетерделәр. Һәрбер эш үзенең эчтәлеге буенча кызыклы, хайваннар һәм үсемлекләрне чагылдырган  тулы бер күренешләр иде.Бу конкурс балаларның тирә-юньгә булган мөнәсәбәтен чагылдырды.

Ватаныбызны сакларга илебез халкы бердәм –олысы да,кечесе дә күтәрелә.Бөек Ватан сугышы тарихында Курск шәһәре чолганышы турындагы белемнәрне тирәнәйтү максатыннан, Алан авылы китапханәсендә “Хәтер мәңгелек...”дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм китапханә дәресе үткәрелде.

Ямбулат авылы  китапханәчесе Шакурова Г.М.өлкәннәрнең өйләренә барып, аларны  газета - журналлар белән  таныштыруга зур игътибар бирә. Өлкәннәр янына баргач, китаплар биреп кенә калмыйча, төрле темага кагылышлы әңгәмәләр дә  үткәрә.

Ярышта 7 команда көч сынашты.

    Мәдәният хезмәткәрләре ярышны оештыруда һәм  уздыруда актив катнаштылар.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 15 август көнендә Субаш авылында яшәүче Боек Ватан сугышы ветераны Егоров Иван Иван улына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Иван абыйга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

17 август көнне Казаклар авылы китапханәсендә, якташыбыз, шәркыять һәм исламият белгече Равил Үтәбай – Кәриминең тууына - 85 ел тулу уңаеннан “Дин галиме итеп күргән халкың, фән имамы дип тә сине белә” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Бу кичәгә Уфадан Равил Үтәбай – Кәриминең кызы, оныгы, “Татар мөселман календаре”н төзүче автор һәм гамәлгә куючы  Фәния Хуҗахмәт  кунак булып кайттылар. Шулай ук кичәдә  китапханәчеләр, татар теле укытучылары да катнашты.

Кичә барышында Равил Үтәбай – Кәримигә багышланган күп хатирә – истәлекләр  яңартылды, һәм  презентация күрсәтелде.

Кичә эчкерсез, җылы рухта, бер тында үтте. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр.

Концертта республиканың  танылган артистлары Ф.Салахов, Р.Ибрагимова, А.Хамзин, Х.Сафин, К.Сатиев, Л.Бичарина, Р.Маликов, Х.Тимергалиевалар катнашты.

Әкиятләр – балачакның   мавыктыргыч, тылсымлы  бер өлеше булып тора. Алар белән без  балачакта  ук танышабыз. Әкият – бала тормышында мөһим урын алып тора. Әкиятләр ярдәмендә кечкенә бала төрле сынауларны үтәргә, дөньяны танырга өйрәнә, зур тормышка әзерләнә.  Бу атнада безнең балалар бакчасында “Әкиятләр” тематик атналыгы булып үтте. Атна дәвамында  барлык төркемнәрдә дә әкиятләр һәм аларның төрләре белән таныштырдылар, балалар үзләре теләгән әкият геройларын төрле табигый матераллардан әвәләп  тә, рәсемнәр дә ясадылар,  Атна ахырында зурлар төркеме балалары “Әтәч, Песи һәм башкалар” әкиятен сәхнәләштереп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International