Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсе бакчасына да яшь чыршы агачлары утыртылды. Бу акциядә яшь буын да актив катнашты.
Өмә ул беренче чиратта бәйрәм,чисталык бәйрәме, тәртип һәм яхшы кәеф дигән сүз. Өмә оешкан төстә үтте һәм алга таба да дәвам итәчәк.
Ямбулат авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре әлеге акциядә актив катнаштылар. Агачлар утырттылар, бөтен территорияне чистарттылар.
Мәдәният хезмәткәрләре күмәкләшеп мәдәният йорты һәм китапханә тирәсен һәм беркетелгән территорияне яхшылап тырмалап, чүпләрен түктеләр, чәчәклекләрне тәртипкә китерделәр.
Китапханәче балаларны сугыш вакытындагы вакыйгалар һәм халкыбыз тарафыннан күрсәтелгән батырлыклар белән таныштырды. Балаларга сугыш чорын яктырткан әдәби әсәрләр тәкъдим ителде һәм аларны кычкырып уку оештырылды. Батырларны искә алу максатыннан бер минут тынлык оештырылды.
Күргәзмәгә сугыш елларын чагылдырган әдәбият куелды һәм аңа күзәтү ясалды.
5 май көнне Татарстанда "Урман утырту көне" акциясе үткәрелде. Әлеге акциядән Казаклар авылы китапханәчесе дә читтә калмады, балалар белән берлектә китапханә биләмәсенә 3 төп слива, 3 төп чия үсентеләре утыртылды.