ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Чарада катнашучылар үзләренең сәнгать әсәрләрен белүләрен тикшерделәр. Уенчыларга берничә әкияттән өзекләр тәкъдим ителде. Сорауларга тиз һәм төгәл җавап биреп, катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, чикләнгән вакыт шартларында карар кабул итү осталыкларын күрсәттеләр. Уен барышында сәнгать әсәрләрен белү генә түгел, кызыксыну, командаларга баллар җыю, ярыш рухын арттырды. Ахырдан барлык катнашучыларга да бүләкләр бирелде.

Инвалидлар декадасы уңаеннан Теләче үзәк  китапханәсендә мөмкинлеге чикле булган китап укучыбыз Миләүшә Шакурованың “Куллар тудырган матурлык” дип исемләнгән кул эшләреннән күргәзмә  оештырылды. Бу күргәзмәдә аның күңел җылысын биреп башкарган  кул эшләре урын алды. Аның иҗат җимешләрен һәркем китапханәгә килеп таныша ала.

Баландыш төп мәктәбенең театр коллективы Шәүкәт Биктимеров исемендәге XI Республика балалар театр сәнгате конкурсында катнашып, анда II урынны яулады. Шулай ук 9 сыйныф укучысы Н. Гайнетдинова «Иң яхшы хатын-кыз роле»номинациясенә лаек булды.Театр түгәрәге җитәкчесе Зәйнуллина Р. Х. Котлыйбыз!.

Укучыларның коррупциягә каршы дөньяга карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы тәртип күнекмәләрен үстерү максатыннан районда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.

Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында  мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында, педагог һәм остазлар елына багышланган, "Ягез әле, остазлар!" исемле район бәйгесе узды.

Сүзлекләр һәм энциклопедияләр бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр, чөнки алар берүк вакытта танып – белү коралы да, милли мәдәниятның мөһим өлеше дә. Россиядә Сүзлекләр һәм энциклопедияләр көне бөек Россия лексикографы, «Толковый словарь живого великорусского языка» сүзлеге авторы Владимир Иванович Дальның туган көнендә билгеләп үтелә. 30 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәчесе А.Фаляхова "Сүзлекләр - безнең ярдәмчеләребез" темасына багышланган библиографик сәгать үткәрде.Чара барышында китапханәче  сүзлекләрнең төрләре, алардан  дөрес файдалану һәм китапларның әһәмияте, аларны саклап тотуның мөһимлеге турында сөйләде. Кызыксынучылар өчен белемнәрне тикшерүгә мавыктыргыч тест үткәрелде.

Алан авылы китапханәсендә балалар театры атналыгы кысаларында «Театраль сандык” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.  Балалар электрон презентация   һәм китапханәче сөйләве ярдәмендә театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын тыңладылар. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар. Рольләргә бүленеп  әкиятләр укыдылар.

Алар бөтен тереклек ияләренә суларга гына түгел, дәваланырга да булышалар. Кешеләр борынгы заманнарда ук хайваннарның кайбер үсемлекләргә игътибар иткәннәрен күргәннәр. Шуннан бу үсемлекләрне өйрәнә башлаганнар, аларның файдалы якларын ачканнар, китап итеп теркәгәннәр. 30 ноябрьдә, укучыларны дару үләннәре белән таныштыру максатыннан, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Дару үләннәренең кешегә файдасы” дигән исем белән танып белү сәгате үткәрделәр. Алар туган якның шифалы үләннәре, җыю, киптерү һәм саклау тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләделәр.

1 декабрьдән 10 декабрьга кадәр кадәр инвалидар ункөнлеге үткәрелә. Әлеге дата уңаеннан 30 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сагышларны миңа язмыш бирде” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә  аяныч язмышка дучар булган талантлы  язучылар: Р.Шәрипов, Г.Сәгыйров, Ф.Яруллин, К.Шәфыйкова иҗатларына багышланган китаплар урын алды. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка өмет белән карарга өндиләр. 

Саба районы мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге ХI нче Республика балалар театр сәнгате конкурсының финал этабы булып узды. Сайлап алу турыннан соң,61 театр коллективы арасыннан 10 төркем  финал этабына чыкты.Театр коллективларына бәяне Г.Камал театры артистлары Олег Фазылҗанов һәм Гүзәл Гюльвердиева бирде. Балыклы башлангыч мәктәбенең “Сәйлән” театр коллективы финал этабында  1 нче урынга лаек булды.Балаларны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышларга ирешүләрен телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International