Коррупциягә каршы республика конкурсының муниципаль этабы

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Укучыларның коррупциягә каршы дөньяга карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы тәртип күнекмәләрен үстерү максатыннан районда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.

Район хакимиятенең актлар залында әлеге конкурсның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды. Алар арасында Баландыш төп мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Сафин Т. (җитәкчесе Сафина А. Э.) һәм 9 сыйныф укучысы Заһидуллина Н. (җитәкчесе Заһидуллина А.Н.) бар иде. Укучыларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр, ә аларның җитәкчеләренә Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов  Н. Н. Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International