Биредә Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары Кәримов С. Һәм Сибгатуллин И. катнашты . 4 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Ильяс призер булды. Укытучысы Сафиуллина Әминә Тимергалиевна. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.
8 февраль көнне районның белем бирү оешмалары җитәкчеләре Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре Домолазов Сергей Михайлович һәм эшмәкәр Насретдинов Артур Камил улы белән Башкарма комитет җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы катнашында узган очрашуда катнаштылар. Очрашу барышында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.
11-13 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар теле фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте. Биредә Олы Кибәхуҗа, Балыклы башлангыч, Баландыш төп, Иске Җөри, Олы Мәтәскә һәм Олы Мишә урта мәктәпләреннән 9 укучыдан торган команда катнашты.
13 февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә «Мөһим сөйләшү» дәресләре кысаларында Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар Ф.И. Шаляпин тормышының төп фактлары белән таныштылар, әңгәмәдә актив катнаштылар
11 февраль көнне Теләче чаңгы базасында ”Татарстан чаңгы юллары -2023” дип исемләнгән чаңгы ярышлары булып үтте. Бу ярышта безнең Баландыш төп мәктәбеннән абыйлы- энеле Ибрахим һэм Габдерәхим Хайретдиновлар катнашты. 7 сыйныфта укучы Ибрахим 1 урынны яулады. Аны уңышлары белән котлыйбыз!
Районда эшлэуче дэулэт техник кузэтчелек органы эшчэнлегенен топ юнэлеше булып, элеге жирлектэ булган трактор, узйорешле машиналар хэм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешелэр сэлэмэтлегенэ хэм аларнын милкенэ зыян китермэу тора.
2023 елның 11 февралендә чаңгы базасында ОДМС һәм СМ «Теләче» белән берлектә «Татарстан чаңгы юлы - 2023»район ярышлары уздырылды. Ярышларда район мәктәпләреннән 94 укучы катнашты.
2023 елның 06-10 февралендә Олы Суходол (Түбән Новгород өлкәсе) авылында балаларга өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбировның яшүсмерләр командасы, 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында "Мини-футбол - мәктәпкә" Бөтенроссия проектының финал этабында катнашты. Команда составы: Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Әхмәтвәлиев Гадел, Муликов Данияр, Мортазин Камил, Бәйрәмов Таһир, Сөнгатуллин Әмир, Мөхәммәтшин Ралиф, Фатыйхов Руслан.
11-12 февраль көннәрендә Казанның Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре 2023 " яшүсмерләр турнирының 1 этабы узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Рәмис Рәфис улы Галимҗанов һәм Данил Илгиз улы Галимов тәрбияләгән балалар катнашты.
12 февраль көнне Кукмарада Илдар Гаяз улы Бадрутдинов истәлегенә волейбол буенча 2007-2008 нче елгы кызлар арасында ачык Кукмара районы турниры узды. Ярышларда Уржум, Теләче, Минзәлә, Кукмара-1,Кукмара-2 командалары катнашты. Безнең район данын тренерлар Зәкиев Әзгам, Гәбделхәев Рәшит кулы астында шөгыльләнүче Теләче, Шәтке урта мәктәбе кызлары яклады. Безнең спорт мәктәбе кызлары 3 урынга лаек булды.