11-12 февраль көннәрендә Казанның Бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре 2023 " яшүсмерләр турнирының 1 этабы узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагоглары Рәмис Рәфис улы Галимҗанов һәм Данил Илгиз улы Галимов тәрбияләгән балалар катнашты.